Миңнеханов «Идел киңлекләре» тыюлыгында хокук бозуларны катгый рәвештә тыярга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау структураларына һәм хокук саклау органнарына «Идел киңлекләре» яңа тыюлыгында билгеләнгән режимның үтәлешен катгый күзәтеп барырга кушты. Ул бу турыда традицион республика киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без зур эш башладык. Бу участокта „эшләргә“ теләүчеләр күп булачак. Шуңа күрә бернинди төзелеш булмасын өчен барлык табигатьне саклау структураларына, хокук саклаучыларга катгый күзәтеп торырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Идел киңлекләре» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгын Куйбышев сусаклагычы акваториясе территориясен төзү турындагы карарны Татарстан Президенты кабул итте.

Тыюлыкның мәйданы 29 мең га тәшкил итә. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарының бер өлешен үз эченә ала.


Фикер өстәү