Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркка эш визиты белән килде

Кичә, 2 февральдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркка эш визиты белән килде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Бүген, килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе әгъзалары белән очрашуга юнәлде», — дип билгеләп үтелә матбугат хезмәтендә.

Президент Кушма Штатларда җирле вакыт буенча ике көн — 2 һәм 3 февральдә булачак. Искәртеп узабыз, Мәскәү белән Нью-Йорк арасында вакыт аермасы минус сигез сәгать тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасында булырга планлаштыра, анда БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш һәм РФнең БМО каршындагы Даими вәкиле Василий Небензя белән очрашулар уздырачак.

БМО штаб-квартирасында шулай ук «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсеш максатлары» дигән докладны тәкъдим итү планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының эшлекле программасына Америка бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәлендә катнашу да керә, анда ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак.

Рөстәм Миңнеханов «БМО яңалыклары» рәсми мәгълүмат ресурсының рус хезмәтенә интервью бирер дип көтелә.


Фикер өстәү