Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның уңышлы тормышының нигезе – милләтара, диниара татулыкны һәм гражданнар килешүен саклау

Бүген БМО штаб-квартирасында (Нью-Йорк) «Россия төбәкләре: Татарстан Республикасы – Тотрыклы үсеш максатлары» нотыгы тәкъдир ителде.

Тәкъдир итү Рәсми Татарстан сайтында турыдан-туры трансляция аша тапшырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул АКШта эш сәфәрендә.

Чараның модераторы – БМОга Россия ярдәме ассоциациясе рәисе урынбасары Алексей Борисов.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең БМОдагы һәм БМОның Иминлек советындагы даими вәкиле Василий Небензя мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы – легитимлыгы, вәкиллелеге һәм универсальлеге ягыннан тиңе булмаган бөтендөнья дәүләтләр берләшмәсе.

Резолюция 70/1 кысаларында 2015 елның 25 сентябрендә БМОның Генераль ассамблеясендә кабул ителгән Тотрыклы үсеш максатлары күп дәүләтләр һәм халыклар өчен глобаль булган проблемаларның киң спектрын үз эченә ала. 17 тотрыклы үсеш максатларында формалаштырлыган бурычлар 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә дә чагылыш тапты, диде Рөстәм Миңнеханов.

«2018 елгы «Россия төбәкләре һәм тотрыклы үсеш максатлары» нотыгы белешмәләре буенча безнең республика төбәкләр үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру буенча лидерлар бишлегенә керде».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның бүген конкуренциягә сәләте күбесенчә инновацион икътисад формалашу белән билгеләнә, ул бөтен дөньяның алдынгы тәҗрибәсесен уңышлы куллана. Республиканы социаль-икътисадый үстерү өстенлекләренең берсе –  халыкның керемнәре үсү; эш урыннары булдыру; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлешендә зур хезмәт куела.

Өстенлекле тармакларның берсе итеп Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсен атады.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук ассызыклаганча: Россиянең авыл хуҗалыгы уңдырышлы җирләренең 2,4%да Татарстан аның 4,6% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклаганча: Татарстанның уңышлы тормышының нигезе – милләтара, диниара татулыкны һәм гражданнар килешүен саклау.

«Республика барлык милләтләр һәм дини төркемнәр мәнфәгатьләре  балансын үтәүгә нигезләнгән максатчан сәясәт алып бара, — диде ул. – Уникаль мәдәни ядкярләр һәм дини изге урыннар торгызыла – Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре. Россия Президенты В.В. Путин ярдәме белән Болгар ислам  академиясе булдырылды».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, БМО эшчәнлеге һәм БМОның Тотрыклы үсеш максатлары халыкара партнерлыкны ныгыта һәм киләчәк буыннарның уңайлылыгы өчен икътисадый һәм социаль үсешкә ныклы база булдыра. «Нәкъ менә шушы максатка – бүгенге һәм киләчәк буыннарның яхшы тормышы өчен Татарстан Республикасын үстерү буенча күп милләтле Россия Федерациясен ныгытуга юнәлгән эшебез хезмәт итә дә инде», — диде ул.

«Татарстан Республикасының тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары» нотыгын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдир итте.


Фикер өстәү