Ни өчен Айгөл Фазыйлованың улын тәрбиягә алган кешеләр үзләре хакында язмауны сорый?

Яман чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмир яңа гаиләдә үзен бик рәхәт хис итә. Моңа кадәр, аны тәрбиягә алган кешеләр үзләре хакында язмавыбызны сораган иде. Әмир ияләнерме дип борчылганнар.

Шөкер, сабый туганнарын бик ярата. Ул хәзер Тукай районының Теләнче-Тамак авылында гомер итә. Айгөлнең әнисенең энесе Тәлгать абый һәм аның хатыны Раушания апа гаиләсендә тәрбияләнә. Сабый төрле спорт түгәрәкләренә йөри. Көрәшергә өйрәнә. Буш вакытларында шугалакка бара, тау шуа. Әмирнең яңа дуслары да бар инде. Укытучысы да бик акыллы, тәртипле бала дип мактап тора икән.
– Тәлгать энемнең гаиләсе Әмир өчен чит түгел. Айгөл тормышында авыр чакларда, Раушания апалары ярдәм кулы сузган иде. Кайчандыр ул баласы белән аларда бик озак яшәде, – ди апасы Рәхилә. – Әмир өчен үземнең күңелем тыныч. Ул бит безнең барыбызга да бик якын. Айгөл Раушаниянең төшенә кереп ризалыгын да белдергән. Сеңлебезнең рухы шат булсын, без исә Әмирне саклап, яклап үстерербез.


Фикер өстәү