Айрат Хәйруллин: Һәркемгә дә хезмәт килешүләрен рәсмиләштерергә киңәш итәм

Узган атнада Түбән Камада узган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итүенә 22 кеше килгән, шуларның 11е — катлаулы хәлгә эләккән монтажчылар бригадасы булган.

Алар Чаллы төзелеш оешмасына эшкә урнашалар, кабул итү турында гариза язалар, хезмәт кенәгәләрен тапшыралар, рәсми өлеш шуның белән уңышлы тәмамланды дип уйлыйлар һәм эшкә тотыналар. Йортны төзеп бетергәннәр, тагын бер йорт салганнар, ләкин үз эшләре өчен вәгъдә ителгән сумманың яртысын гына һәм бу оешмада эшләүләре турында язылмаган хезмәт кенәгәләрен алганнар.

«Эшкә урнашканда барлык гражданнарга да хезмәт килешүләрен рәсмиләштерергә киңәш итәм. Ул чакта төрле бәхәсләрне җайга салу күпкә җиңелрәк. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә хезмәт хакы сроклары бозылу турында хәбәр итү дә җитә һәм мәсьәлә өч көн дәвамында хәл ителә. Әгәр килешү төзелмәсә, мәсьәләне суд һәм прокуратура аша хәл итәргә туры киләчәк, бу күбрәк вакыт ала», — дип шәрехләде Айрат Хәйруллин.

Моннан тыш, һәр хезмәткәргә хезмәт килешүендә каралган срокта хезмәт хакын түләмәгән очракта, хезмәткәрнең судка мөрәҗәгать итәргә һәм эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычны гына түгел, килешү шартлары үтәмәгән өчен дә, китерелгән мораль зыян өчен дә акчалата компенсацияне дә түләттерергә бөтен нигезләре бар.

Түбән Камада кабул итүгә килгән калган кешеләр эшкә урнашуда ярдәм сорап, Пай инвестиция фондына салынган акчаларын алу, Дмитриевка авылы инфраструктурасын яхшырту һәм инвалидлык алу мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле аңлатмалар бирелгән, сораулар депутат контроленә алынган.


Фикер өстәү