Рәссам Фәрит Галимов: “Мин һәрбер агачта Шүрәлене күрәм”

Казан үзәгендә “Учак” дигән остаханә бар. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итә. Остаханә хуҗасы, рәссам Фәрит Галимов кулына пумала тотып та карамаган кешеләрне рәсем ясарга гына өйрәтеп калмый, аның беренче таләбе – остаханәдә татарча сөйләшү. Татар мохитендә рәсем ясыйлар, музыкантлар “Патефон-пати” үткәрә, яшь иҗатчылар “Шигырьник”ларга җыела. Без аны барыбыз да беләбез шикелле, шул ук вакытта белмибез дә. Әңгәмәдә “Учак” хуҗасы азрак ачылды кебек.

– Фәрит абый, “Учак” кайчан татарча остаханәгә әверелде?
– “Учак” татар теле проблемалары башлангач оешкан иде. Хәзер ул азрак юнәлешен үзгәртте. Элегрәк һәр атнада төрле темаларга кичәләр үткәрдек. Мин “фатирник”лар әзерләдем, гитара кичәләре оештырдым. Рәссам Руслан Ибраһимов театр юнәлешендә очрашулар үткәрде. Алып баручы Надия Праздникова татарча уеннар оештырды. Акрынлап гел татарча белми торган кешеләр дә бер-берсе белән татарча аралаша башлады. Монда татар теле курсларын үткәннән соң, сөйләшеп китү өчен мохит эзләп киләләр. Чөнки өч ай эчендә генә телне әллә ни үзләштереп булмый.
– Үзегез татар теленә ничек кайттыгыз?
– Татар теле ул безнең калебебездә, ләкин куллану даирәсе булмаганга онытыла язды. Бирегә җыелучыларның телгә кайту җәһәтеннән һәрберсенең үз тарихы. Гаҗәп бит, баштагы мәлләрдә русча сөйләшә идек, үзеннән-үзе татарчага күчтек. Мин телне татар мәктәбендә укытканда камилләштердем. Бу 1994–1995 еллар иде. Азнакайдан Әгерҗе авылына (Азнакай районы – ред.), велосипедка атланып, татар мәктәбенә укытырга йөри идем. Минем тамырларым шушы авылдан. Бабаларым репрессиягә эләгеп, Магнитогорскига сөрелгән. Бер гаиләдән ике буын, барлыгы 15 кеше репрессия корбаны булган. 1931 елның җәендә бернинди җылы киемсез кырга китереп ташлангач, бөтен балалар һәм дәү әби беренче кышта ук вафат булган. Дәү бабам Әзгам, сукыраеп, 1944 елда Баһман бабамның кулларында җан биргән. Ул чакта аларны Чиләбе лагерена күчерәләр. Фәкать 1957 елда гына бабайларга район үзәгенә кайтырга рөхсәт бирелгән. Ләкин алар туган авылларына кайтмыйлар. Миңа исә шул авыл мәктәбендә укытырга туры килде.

– Аларга туган нигезгә кайту ярамаганмы?
– Бәлкем ярагандыр да, ләкин сөрелгән гаиләләрнең берсе дә кире үз нигезләренә кайтмаган. Хәер, йорт-нигез тартып алынган бит инде, кая кайтсын алар? Кичә син яшәгән йорт бүген авыл советы, йә балалар бакчасы, клуб булып хезмәт итә…
– Бабаларыгызның авылдашларына үпкәсе булдымы икән?
– Ул сынауларны үткән кеше барыбер икенче төрлерәк фикерли башлый. Миңа калса, кичергәндер алар. Чөнки үпкә-рәнҗеш, беренче чиратта, синең үзеңә авыр йөк булып төшә. Бабамның сеңлесе Фәһригаләм әби белән исән чакта аралашып яшәдек. Ул тормышын Чиләбе шәһәрендә корды, без аларга кунакка йөри идек. Фәһригаләм әби картлыгын Уфада, кызында үткәрде, бакыйлыкка да шунда күчте. Менә аның, Әгерҗемдә җирләнсәм иде, дигән теләге бар иде. Шунда туган, шунда үскән, 15 яшендә Себергә сөрелгән… Аны авылга алып кайтканым да булды. Аның, бу урында без җиләк җыя идек, дип күрсәтеп йөргәне, урамнарны җәяүләп үтеп, бик матур истәлекләре белән бүлешкәне булды. Алар яшәгән йортта балалар бакчасы иде, анда да керә иде. Белмим, ниләр генә кичергәндер инде ул… аның иң зур теләге үтәлми калды, нишлисең… Нык кешеләр булган алар. Сөргенлектә нәсел корый язган, яңадан тернәкләнгәннәр, хәтта авылга кайткач да, 1957 елда тагын баеп киткәннәр. Бабай авылның иң начар, таулы җирен алып, шунда помидор утырткан, уңышын базарда сата торган булган. Аның помидорын әле дә мактап сөйлиләр. Дөрес, бабай 1965 елда вафат була, чөнки үпкә чире белән кайта.
Үз нәселемне өйрәнү теләге мине тарихка алып кереп китте. Тарих аша телгә кайттым. Репрессия темасын өйрәнеп архивларда утырганда, юкка чыккан авыллар күзгә чалына башлады. Шуннан бу авылларны туплый башладым. Азнакай районының юкка чыккан авыллары аерым китап булып чыкты да инде.
– Сез кулланыштан төшеп калган эш коралларын да җыясыз бит әле. Тормыштан тагын нәрсәләр югала?
– Эш коралыннан бигрәк һөнәр югала. Һөнәр белән бәйле хәрәкәт онытыла. Тормышта, гомумән, хәрәкәт бик аз калды. Гап-гади нәрсә: чәй пешерергә дә иренәбез, пакетлы төрен кулланабыз. Самавыр кулланмыйбыз, аның белән бәйле тулы бер йола онытылды. Шуңа мин эш коралын җыймыйм, хәрәкәт җыям дип әйтәм. Мәсәлән, агачка уем ясау, аның өчен нинди хәрәкәтләр эшләнелә һәм моңа нинди эш кораллары кирәк була – менә шуларны эзлекле рәвештә күрсәтәм. Болар белән акрынлап гореф-гадәтләр дә торгызыла. Экспонатлар шактый җыелды, алардан хәрәкәт музее оештырасым килә. Авылымда 1953 елгы йортыбыз исән. Анда да, музей ясап, 50 нче еллар көнкүрешен күрсәтергә ниятлим. Мин, гомумән, музейны үле экспонатлар җыелмасы итеп кабул итә алмыйм. Кеше аның мохитен кабул итсен өчен, экспонатка кагылырга тиеш. Мәсәлән, миндә 500дән артык эш коралы бар. Аларның әһәмиятен эшләп караганда гына аңлыйсың бит. Миндә күбрәк агач эшкәртү кораллары инде, чөнки әтием дә – балтачы. Музейны да, Габдулла Галимов дип, аның исеме белән атыйсым килә.
– Сезне Шүрәле абый дип тә йөртәләр. Бу каян килә?
– Шүрәле – татарда иң өйрәнелмәгән тема. Минемчә ул юкка гына чыбыкка охшаш куллы, озын бармаклы итеп сурәтләнмәгән. Ул – агач рухы, урман рухы хәтта. Шүрәле ни өчен кешеләрне кытыклый? Чөнки урман – аның өе, ул бигрәк тә нәфесен тыя алмыйча, күп итеп агач егучыларга җәза биргән. Аның максаты үтерү дә түгел. Урманны аяган, табигатькә хөрмәт белән караган кешеләргә тимәгән бит! Ул усал, ялгыз ия түгел, фольклор чыганаклардан күренгәнчә, аның гаиләсе дә бар. Шуңа күрә безнең аны онытырга яки безгә ул кирәкми дип әйтергә хакыбыз юк. Мин һәрбер агачта, һәрбер ботакта Шүрәлене күрәм һәм ясап та бирәм. Аны видеога да төшереп алдылар, шуннан шул исем йогып калды бугай инде.
– Сәяси вакыйгаларны күзәтеп барасыздыр. Татар теле, милләт булып сакланып калу җәһәтеннән сезнең фикерегез нинди?
– Кул кушырып утырырга кирәкми. Совет чорыннан калган дәүләткә салыну гадәте артка сөйри безне. Тел мәсьәләсен алыйк. Һәр кеше нәрсәдер эшли ала бит. Балаларыңа оныкларыңа туган телеңне өйрәтү дә – бер юнәлеш. Үз тирәңдә татар теле мохите тудыру да – зур нәрсә. Зарланмыйк, бетәбез дип сукранмыйк. Өмет белән яшәргә, тирә-юнеңдәгеләрне рухландыра белергә кирәк Мин – иҗат кешесе. Шуңа күрә һаман нәрсәдер уйлап чыгарам, шулар белән рухланып яшим. Күп уйлар тормышка ашмаска да мөмкин. Күңелне төшерергә кирәкми. Яхшы уйлар белән яшик. Яхшылык яхшылыкны тарта ул. Иң мөһиме, теләк булсын, хәрәкәт итүдән бизмик.
– Хәрәкәт дигәннән, яшьләр арасында экологияне саклау максатыннан, мин быел кием-салым сатып алмыйм, пластик савыт-саба кулланмыйм, дигән фикер ныгыды. Ул үзенә бер хәрәкәткә әйләнде. Сез аларны хуплыйсызмы?
– Минем тормышым да шул принципка корылган. Кием салкыннан сакласа, шул җитә. Күпчелек исә бренд артыннан куа. Үземне ризыкта, кием-салымда чикләргә тырышам. Чынлыкта, кешегә бәхет өчен күп кирәкми. Ул киемгә дә, ашауга да бәйле түгел.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү