Уфадагы бер мәктәпнең Мәҗит Гафури исемен йөртүен белүче дә юк

Танылган шагыйрь Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулу уңаеннан урта мәктәпкә аның исемен кайтару эшен башларга ниятлиләр. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

“Уфаның Чернышевский урамындагы элеккеге “Галия” мәдрәсәсе бинасында 1932 елдан бирле Мәҗит Гафури исемендәге урта мәктәп эшләде. Соңыннан бу тарихи бинаны коррекция мәктәбенә бирделәр, хәзер анда Ислам университеты эшли. 1970 елда мәктәп башка бинага күчте һәм үз исемен югалтты. Бүген 15 нче урта мәктәп директоры һәм коллективы уку йортының элек Мәҗит Гафури исеменә йөрткәнен белми дә. Әмма аңа бу атама бирелүе турында указ сакланган”, – дип аңлатма бирә Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды рәисе Люция Камаева. Аның әйтүенчә, фонд сакланып калган барлык документларны җыеп, Уфа шәһәр Советына, мәктәпкә Мәҗит Гафури исемен кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Люция Камаева – Мәҗит Гафуриның килене. Ул ел саен шагыйрьне искә алу чаралары оештыра. Мәҗит Гафури – Башкортстанның халык шагыйре исеменә лаек булган беренче кеше. Уфаның үзәк паркы аның исемен йөртә, Уфа драма театры каршында һәйкәле бар.


Фикер өстәү