Татарстанда бүре өерләре юк

Татарстанның Биоресурслар дәүләт комитетында  республикага  бүре өерләренең һөҗүм итүе турында  мәгълүматларга аңлатма бирделәр.  Исегезгә төшереп үтәбез.  Бу хакта социаль челтәрләрдә видеоязмалар таралган иде. Аларның нәкъ менә Татарстанда төшерелүен дә дәлилләргә тырышканнар.

“Видеороликларда  бирелгән мәгълүматлар комитет хезмәткәрләре тарафыннан кат-кат тикшерелде, фактлар расланмады.  Республикада  бүре өерләре яшәгән урыннар юк.  Алар берәм-берәм генә күренергә,  күрше төбәкләрдән вакытлыча  гына кергән булырга гына мөмкин, “ – дип хәбәр итәләр комитетта.

Комитет  аучылык  биләмәләренә даими төстә мониторинг үткәрә, вәзгыять белгечләр тарафыннан контрольдә тотыла.

Мондый видеоязмалар   Башкортстанда, Омск һәм Томск өлкәләренә, Көньяк Уралда һәм башка төбәкләргә  җибәрелгән.  Күп очракларда, җирле властьлар  аңлатмаларыннан күренгәнчә, мәгълүматлар расланмаган.


Фикер өстәү