Россиядә хезмәт кенәгәсе үзгәрәчәк

Быелдан башлап электрон хезмәт кенәгәсе гамәлгә керә. Хезмәткәрләр 31 декабрьгә кадәр яңа форматка күчү яки күчмәүне хәл итәргә һәм гариза тапшырырга тиеш.

Электрон форматка күчкән очракта моңа кадәр гамәлдә булган кәгазь кенәгәне эш бирүчеләр иясенә тапшыра. Ул башка тутырылмаячак. Гариза ярдәмендә кәгазьдән электронга күчеп була, ләкин электронга күчкәч, элеккесенә яңадан кайтып булмый.  Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, әлегә 30 процент кеше электрон форматка күчкән, 607 кеше баштарак моңа каршы була, ләкин соңрак карарын үзгәртә. Хезмәткәр ел азагына кадәр гариза язмыйча калса,  мәгълүматларны туплау элеккечә кала.

Электрон вариантта да барлык белешмәләр туплана. Эш урыны, вазифа, квалификация, эшкә урнашу һәм китү вакытлары. Хезмәт килешүе өзелә икән, сәбәпләре күрсәтелә. Эдуард Вафин яңалыкның өстенлекләренә тукталды. Хезмәт эшчәнлегең турындагы мәгълүматларны тиз арада белеп була. Аны Россия Пенсия фонды, дәүләт хезмәтләре порталы сайтларыннан карарга мөмкин. Хаталар да азрак китәчәк.


Фикер өстәү