Казанда лицей укучыларын һәм персоналын янгын чыгу сәбәпле эвакуацияләгәннәр

Укучыларны һәм лицей персоналын кабинетта компьютер яна башлау сәбәпле эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 12.02 сәгатьтә 112 бердәм чакыру номерына Рауис Гәрәев урамындагы 186нчы лицейда янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк урамга 700 мәктәп укучысы һәм 50 персонал эвакуацияләнде.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү