Балида үлгән Казан кызын кайтарту өчен бер көндә 700 мең сум җыелган

Балида Казан кызы Авелина Назарова океанда батып үлгән. Аны туган җиренә кайтарту өчен бер көн эчендә 700 мең сум акча җыелган.

Кыз репатриация өчен иминиятләштерелгән. Тик иминият акчасын алу өчен аны ярганны һәм экспертиза нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Шуннан соң гын иминият компаниясе акчаны түләү-түләмәү мәсьәләсен хәл итәчәк.

Авелина белән ялга барган иптәш кызлары акча мәсьәләсен тизрәк хәл итү өчен социаль челтәрләрдә акча җыярга булганнар.

Кызны Мәскәүгә кайтартканнан соң, мәетне Казанга кайтарту өчен акча кирәк булачак, аның якынча бәясе 150 мең. Гомумән алганда Балидлан кайтарту, документ эшләре өчен 700 мең сум тирәсе кирәк булачагын исәпләп чыгарган кызлар.

23 яшьлек Авелина 19 февраль көнне батып үлгән. Кыз яхшы йөзә белгән, тик көчле дулкыннар аннан көчлерәк булып чыккан.


Фикер өстәү