Юл һәлакәтендә 4 кешелек гаилә һәлак булган

Башкортстаннан бер гаилә Коми трассасында коточкыч авариягә очраган. Коми Республикасы трассасында авариядә Башкортстаннан тулы бер гаиләнең — 4 кешенең гомере өзелгән.

Фаҗига Усинск шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта булган. Гаилә «Лифан» автомобилендә булган һәм каршы яктан килүче бензин ташучы машинага бәрелгән. Зур йөк машинасын йөртүче  бәрелүне булдырмаска тырышкан, тик килеп чыкмаган. Юл-транспорт һәлакәтендә «Лифан»ны йөртүче, аның 46 яшьлек хатыны, 2000 һәм 2005 елларда туган балалары үлгән. Башта фаҗига трассадагы юлның чистартылмавы белән бәйле дип фаразланган иде. Тик «Комиинформ» хәбәр итүенчә, юл шартлары тикшерелгән, тәртип бозулар ачыкланмаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара, дип яза «Кызыл таң»

Фото: bash.news

 


Фикер өстәү