Кәфил Әмиров: «Үзең яхшы эшләсәң, дошманың булмый инде»

Таныш кеше, алай гына да түгел, хөрмәт иткән кешең вафат булса, аның белән очрашкан-сөйләшкән вакытларны күңелдән барлап утыру табигый инде ул. Республикабызның элекке прокуроры Кәфил Әмиров турында күңелсез хәбәр ишеткәч тә, бу олпат шәхес белән беренче очрашуым искә төште.

Илдә демократия җилләре исә башлап, «тел чишелгән», ягъни сүз иреге өчен шартлар туган заманнар иде бу. Матбугат өлкәсендә цензура да бетә язгач, Татарстанда да яңадан-яңа басмалар чыга башлады. «Күкрәгем киң, мин кемнән ким» дигәндәй, мин дә ике газета теркәттем. Берсе – «Законлы газета», икенчесе «Яшел эшләпә» дип атала иде. «Яшел эшләпә» дигәнен нәшер итә башлау әллә ни кыен булмады, юмор-сатирадан торырга тиешле бу газета язмышын дустым, фикердәшем Алмаз Хәмзин үз кулына алды. Ә менә «Законлы газета» белән хәлләр башкачарак иде.

Ул халык арасында законнар буенча «ликбез» үткәрергә, халыктан килгән һәр сорау-мөрәҗәгатьләргә төгәл, аңлаешлы җавап та бирергә тиеш иде. Кемгә таянырга, икән, дип аптырабрак йөргәндә, миңа республика прокуроры Кәфил Фәхразый улына керергә киңәш иттеләр. Бар батырлыкны җыеп бардым, чөнки «прокурор» дигән сүзне ишетүгә үк, күңел тынычсызлана башлый иде бит.

Ни хикмәт, Кәфил Әмировка керергә алдан язылып кую дигән нәрсә юк иде ул заманда. Алгы бүлмәдә утыручы да кем икәнлегемне, нинди йомыш белән килүемне төпченеп тормады. Ишекне ачып: «Кафил Фәхразиевич, сезнең янга бер журналист килгән, керсә ярыймы?» – дип кенә сорады.

Кердем, каршына килеп утырдым.

– Ни йомыш? – ди бу.

– Шундый-шундый газета ачарга йөрим, сез бу газета битләрендә нинди язмалар күрергә теләр идегез? – дим.

Кәфил әфәнде, аптырап, бераз мине кызганып та ахрысы, карап куйды да:

– Газетаның мөхәррире кем соң? – диде.

– Мин дип торам.

– Газета чыгара башлар алдыннан, иң әүвәл аның концепциясен эшлиләр түгелме? – дип, миңа текәлде.

Башны бераз җүләргә салдым да: «Менә шул концепциясен эшләргә сезнең фикерләрегезне беләсе килгән иде», – дигән булам.

Шыттырганымны сизде прокурор, әмма бер сүз дә әйтмичә елмаеп җибәрде. Мин кыюланып киттем: «Беренче санны сезнең белән әңгәмәдән башлап җибәрергә иде», – дим. Алдан сораулар да әзерләмәгән идем. Мин ык-мык итеп торганда, Кафил әфәнде әңгәмәне үзе башлап җибәрде. Иң беренче сүзе мондый иде: «Закон каршында бөтен кеше дә бертигез булырга тиеш». Бу җөмләне язмама исем итеп куйдым, ә аның мәгънәсе  турында бүген дә уйланам әле. Мондый хәл безнең илдә булырга мөмкинме? Әлеге сорауны үзенә дә биргән идем, ул: «Шуңа омтылырга кирәк», – дип кенә куйды. Кәфил Фәхразый улы гомер буе шул максатка омтылып яшәде. Аның исемен дә әллә белеп, әллә белмичә «Кәфил» дип куйганнар, ул «башкаларны кайгыртучы» дигән мәгънәне аңлата.

«Законлы газета» чыгарырга ниятләвемне бик хуплады ул. Алай гына да түгел, урынбасарларына, бүлек башлыкларына «Законлы газета» мөхәррирен бер тоткарлыксыз кабул итәргә, газета өчен кирәкле мәгълүматларның барысын да бирергә, дип тә әйтеп куйган. Мин аның урынбасары Газинур Галимов белән бик яхшы эшләдем. Ул да «шеф»ы кебек үк бик ачык, милләт җанлы иде (шөкер, бүген дә исән-сау).

Кәфил Әмиров белән еш күрешкәләдек, әлеге дә баягы газета эше белән керә идем мин аның янына. Әмма үзем өчен дә, дуслар өчен дә берни сораганым булмады. «Закон алдында барыбыз да бертигез», – дип әйтәчәген белә идем чөнки.

Югары даирәләрдә ике телне дә камил белүчеләр күп түгел, Кәфил Әмиров әнә шул санаулы кешеләрнең берсе иде. Татарчасын авыз ачып тыңлап утыра идем мин аның. Закон сагында торучы һәм кырыс булырга тиешле бу кешенең, хыялланып китеп, әдәбият, сәнгать турында сөйләгәндә бөтен дөньясын онытуы да миңа бик гаҗәп тоела иде. Камил, образлы сөйләмен әйтеп тә тормыйм. Баксаң, ул, халык әйтемнәрен җыеп барып, аларны кулланма китапчык итеп тә бастырган булган. Үзе төшергән фоторәсемнәрдән альбом да чыгарган иде ул. Бер керүемдә, рәсемнәрне күрсәтә-күрсәтә, фото сәнгате турында сөйләде. «Кулына фотоаппарат тоткан кеше дөньяга рәссам күзе белән карый белергә тиеш», – дип әйтергә ярата иде.

Кәфил Әмировтан, бәлки, менә дигән фотограф, яисә  коеп куйган журналист чыккан булыр иде, журналист булырга хыялланган да әле ул. Аның прокурорлык хезмәтен кайчак үзебезнең һөнәр белән янәшә куеп карыйм һәм шактый ук уртаклыклар  табам: без дә бит гомерне халык хакын хаклауга, кешене законсызлыклардан аралауга багышлыйбыз. Һәрхәлдә, миссиябез шул. Ә Кәфил Әмиров бу миссияне җиренә җиткереп, иң югары дәрәҗәдә башкарды.

Олпат кешеләр гади була. Үзләренең буеннан артык күтәрелә алмаганнар борыннарын күккә чөеп азаплана, нидер иснәнә кебек тоела миңа. Кәфил Әмиров исә гаять белемле, зирәк, кече күңелле иде, аның масаеп борын күтәрүен берәү дә хәтерләмидер. Дәүләт Советы утырышларына килгәндә дә аның белән барысы да ике куллап күрешә иде, прокурор булганы өчен түгел, чын егет булганы өчен.

Бу язмага тотыныр алдыннан хезмәттәшем Рәшит Минһаҗның Кәфил Әмиров белән әңгәмәсен укып утырдым. «Кайбер сәясәтчеләребез дошман эзләү белән мәшгуль. Сез аларга ничек карыйсыз?» – дигән сорауга, егетебез: «Дошманны кем эзли? Эшләмәгәнен кемгәдер сылтарга теләгән кеше. Үзең яхшы эшләсәң, дошманың булмый инде», – дип җавап биргән. Бу сүзләрне әйткәндә Кәфил Әмиров үзен күз алдында тоткан кебек.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү