Татарстанның бер авылында пенсионерларга бушлай ипи бирәләр

Чирмешәннең Шешминка авылында яшәүче пенсионерларга бушлай ипи бирәләр. Тәгаенрәк әйтсәк, “Андреевка” җәмгыяте авыл хуҗалыгында эшләгән колхозчы пенсионерларны атнасына ике тапкыр бушлай икмәк белән тәэмин итеп килә.

Әлеге игелекле гамәл инде моннан биш ел элегрәк башланган. Җәмгыять җитәкчесе Васыйл Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, Шешминка, Андреевка, Павловка авыллары пенсионерлары өчен атнасына барлыгы йөзләп ипи кайтарыла. Элекке колхозчы абый-апалар ипекәйне район кулланучылар җәмгыятенең авылдагы кибетеннән килеп ала.

“Безнең Чирмешән”

 

https://vatantat.ru/2019/12/ikm%d3%99k-barysyna-da-bashmy/


Фикер өстәү