Васыйл Шәйхразиев: “Сан артыннан куып, көлкегә калмыйк” 

Бу бәйрәм тормышыбызга икенче төрле карарга өйрәтә. ТАССРның 100 еллыгын үткәрүгә багышланган киңәшмәнең төп фикере әнә шул иде. Һәр җирлек тарихи сәхифәләрен барлый, шәхесләр тормышын өйрәнә, хәтта үз якташы өчен тавыш бирә ала.

Елның беренче аенда, тарихи датага багышлап, 1300 чара үткән икән инде. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе Гадел Садриев әнә шулай ди. “План буенча 113 булса да, бер меңнән артык чара үткәрелде. Аларның 44е – республика, 1303е муниципалитет дәрәҗәсендә”, – диде ул. Боларның күбесе күргәзмәләр, иҗтимагый-сәяси, мәгариф, спорт чаралары, яңа туган йөзенче балаларны, йөз яшен тутырган әби-бабайларны тәбрикләү.

Шул ук вакытта саннар белән мавыгып китү очраклары да бар.

–  Хисап тотканда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү чаралары исемлегенә күңелле уеннар үткәрү, чана шуу, грипп профилактикасына, терроризмга багышланган әңгәмәләрне, Татьяна көннәрен, төрле дискотекаларны кертмәсәгез иде, – диде Гадел Садриев, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.  Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та бу фикерне: “Сан артыннан кумыйбыз, сыйфатка игътибар итәбез. Бу профессиональ яктан да матур түгел. Әйдәгез, кеше көлдермик. Бәйгеләр үткәрегез, бер сүзем юк. Әмма аларны автономияле республика оешуга бәйләмәгез, безгә андый хисап җибәрмәгез”, – дип куәтләде.

Матбугатта бәйрәмгә әзерлек ничек чагыла соң? “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов әйтүенчә, бер айда шушы темага багышланган 1000 материал әзерләнгән. Алар – нигездә, районнарда яңа елда туган беренче баланы каршы алу, 100 еллыкның медальләрен тапшыру, ТАССРның 100 еллыгы әләмен күтәрү һәм башка чаралар. Моннан тыш Татарстанда 100.tatarstan.ru сайты эшли. Анда һәр кеше үз якташы өчен тавыш бирә ала. Әлеге сайтта “Республика казанышлары” дигән бүлек тә бар. Анда әлеге тарихи датага багышланган бөтен яңалыклар тупланачак.

Бәйрәм дә итәбез, махсус киемнәр дә киячәкбез әле. Бәйрәм логотибын кулланырга хокук биргән лицензияләрне Васыйл Шәйхразиев Бөгелмә тегү фабрикасына, Кукмара итек басу комбинатына, Казан моторлар төзү берләшмәсенә, “Алга” җәмгыятенә тапшырды.

“Татарстанда җитештерелгән тауарның сыйфаты югары һәм көндәшлеккә сәләтле. Аларга, сыйфатны гарантияләп, “ТАССРның 100 еллыгы” логотибы төшерелсә һәм шул рәвешле тарихибыз пропагандаланса, без горурлык хисләре кичерәбез”, – диде Васыйл Шәйхразиев. Аның әйтүенчә, мондый сертификатлар Татарстан районнарында да тапшырылачак.

Хәер, саннар белән мавыкмаган, конкрет гамәлләр кылган районнар күбрәк. Шундыйларның берсе – Азнакай. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, элемтәгә чыгып, үзләрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган урам һәм алма бакчасы барлыкка киләчәге турында сөйләде. Бу районда ТАССРның дүрт яшьтәше гомер итә. Башлык аларның хәл-әхвәлен белешеп тора икән.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү