Татарстанда фура белән булган авариядә ике кеше зыян күргән

Татарстанда фура юл кырыендагы тимер читәнгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Йөртүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Авария М7 юлының 762 чакрымында булган. Белоруссиядән Чаллыга баручы DAF йөк машинасы юл кырыендагы тимер читәнгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган.

Йөк машинасыннан 200 литрлы кисмәкләр коелган, берничәсе яньчелгән. Әмма алардагы сыеклык ягулык булмаган һәм куркыныч тудырмаган. Юл хезмәткәрләре сыеклык түгелгән урынга ком сипкән.

Ике йөртүче дә йөк машинасыннан үзләре чыккан. Ир-атларны шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә озатканнар.

Фикер өстәү