Янгын чыккан шәхси йорттан 5 баланы коткарган

Башкортостанның Зианчура районы, Исәнгол авылындагы бер шәхси йортта янгын чыккан. Бу вакытта өйдә биш баласы белән әни кеше өйдә була.

Хатын түбәдәге шифер шартлауларын ишетә. Янгын уратып алган веранда аша чыга алмауларын аңлагач, 33 яшьлек ханым балаларны кухнядагы тәрәзә аша урамга чыгара, аннары үзе дә шуннан чыга.

Йортта янгын извещателе урнаштырылган була, килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндерә алган. Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзләренә караганда, янгынның сәбәбе — электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу.


Фикер өстәү