Һава торышы: Татарстанда 8 градуска кадәр җылытачак

11 мартта, Татарстанда һава температурасы күтәрелүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республикада урыны белән яңгыр явачак. Томан төшәргә мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -1…+4 градус була. Көндез һава температурасы +3…+8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фикер өстәү