Татарстанлылар беренче май бәйрәмендә ничә көн ял итәчәк?

Киләсе озын яллар россиялеләрне май аенда көтә, дип хәбәр итә РИА Новости, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән.

Шулай итеп, Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итү уңаеннан, без 1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәкбез. Бу яллардан соң кыска эш атнасы булачак.

Җиңү көне уңаеннан янә озын ял көннәре булачак — 9 майдан 11 майга кадәр.

Шкловец шулай ук 30 апрель һәм 8 май бәйрәм алды көннәре булу сәбәпле, аларның озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип искәртте.

 


Фикер өстәү