Февральдә озын яллар көтелә

Февраль аенда Россиядә яшәүчеләрне бер кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Биш көнлек эш атнасында 23 февраль бәйрәме эш атнасын өч көнгә (24-26 февраль) кадәр кыскартачак. 21-23 февральдә ял итәчәкбез», — дип аңлаттылар ведомствода.

Шул ук вакытта озын яллар эш көнен дүшәмбедән (22 февральдән) шимбә көнгә (20 февральгә) күчерү хисабына мөмкин булачак.

Шулай итеп, айның соңгы атнасы өч эш көнен үз эченә алса, аннан алдагы атна быел бердәнбер алты көнлек эш атнасы булачак.

2021 елда россиялеләрне барлыгы җиде кыска эш атнасы көтә. Аларның соңгысы пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә тәмамланачак.


Фикер өстәү