Медведев коронавирустан прививка ясаткан

Россия Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев белдергәнчә, ул Россия вакциналарының берсен кулланып коронавирустан прививка ясаткан.

«Мин ике ай элек үк вакцина кадаттым…> Россия вакцинасын. Ни өчен мин моны әйтәм? Нинди дә булса вакцинаның башкасыннан яхшырак дигән фикер тумасын өчен»,- дигән ул.
Ул билгеләп үткәнчә, вакцинация — ул шәхси тарих: кан тапшырырга, организмның нинди халәттә һәм нинди иммун статуста булуын аңларга кирәк.


Фикер өстәү