Россия хакимияте коронавирустан прививка ясатуның ихтыяри булуыннан чыгып эш итә, әмма кайбер очракларда вакцинация мәҗбүригә әйләнергә мөмкин. Бу хакта Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Петербург халыкара юридик онлайн-форумында белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости.
“Кайвакыт дәүләт мәнфәгатьләрендә, халыкның күпчелеге мәнфәгатьләрендә вакцинация гомуммәҗбүригә әйләнергә мөмкин”, -– дигән Медведев. Аның әйтүенчә, юристларга да, вакцинация белән турыдан-туры шөгыльләнүчеләргә дә әлеге тема буенча уйланырга-эшләргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез: бүгенгә Россиядә коронавирустан дүрт вакцина теркәлгән. Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән “Спутник V” дөньяда иң беренче булып теркәлде (2020 елның 11 августында). “Эпиваккорона” – 2020 елның октябрендә, “Ковивак” – 2021 елның февралендә, бер компонентлы “Спутник лайт” вакцинасы әле күптән түгел генә теркәүгә алынды.