Татарстанда һава торышы: салкынайта

1 февральдә, чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада   болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә бераз кар көтелә, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә шактый явым-төшем булу мөмкинлеге фаразлана.

Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил күзәтелә. Төнлә һәм иртән ул 18-23 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы төнлә дә, көндез дә 2-7 градустан түбәнрәк булачак.


Фикер өстәү