15 бала атасы Хәбир Мөхәрләмов Коституциягә төзәтмәләр турында: “Гаилә һәм балалар – илнең киләчәге”

 Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрдә балалар Россия дәүләте сәясәтенең бик мөһим юнәлеше булып тора. Дәүләт баланың әхлакый, рухи үсешенә шартлар тудыра, ятим калган балаларны үз өстенә ала, диелгән.  Төп Законда гаиләне саклау,  ана-аталар, балаларны кайгырту, ир белән хатын арасында  никах институтын саклау, гаиләдә балаларны тәрбияләү буенча шартлар тудыру, балигъ булган балаларның әти-әниләрен карау бурычы куела.

– Төзәтмәләрдә әйтелгәнчә, балалар әти-әниләрне карарга бурычлы. Тик моның өчен башта үзләре аякка басарга тиеш. Ул-кызларыбыз мәрхәмәтле, картлык көннәрендә дә ялгыз калдырмаслар дип ышанабыз,  – ди Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче 15 бала атасы Хәбир Мөхәрләмов.

Алар 9 ул һәм 6 кыз үстерәләр. Бүген олысына – 33, иң кечесенә – 10 яшь. 7 балалары  үз гаиләләрен корган инде. Хәзер вакытта  3се – студент, 4 се мәктәптә укый.

– Без баланы дәүләттән акча сорар өчен  тапмадык. Ләкин теләсә кайсы ярдәм гаиләнең хәлен җиңеләйтә. Хәзер исә авыл җирендә яшәүче гаиләләргә бала тапкан өчен акчасын да түлиләр, ана капиталын да бирәләр. Әле менә аның 2026 елга кадәр озынайтылганы билгеле булды. Конституциягә үзгәрешләр кертелсә, бәлкем, тагын да озынаер. Яшь гаиләләргә дә булыша башлар, – ди гаилә башлыгы.

Мөхәрләмовларга дәүләттән йорт салырга 1 миллион 300 мең, машина  сатып алырга 300 мең акча бирелгән. Азмы-күпме матди ярдәмен, субсидиясен алганнар. Мәктәпкә барганда,  сабыйларга букчалар  бүләк иткәннәр. Үзләре дә бик тырышалар: берничәсе йорт салган, берсе ипотекага фатир алса, хәзер икенчесе чират көтә. Күп балалы гаилә гомер буе ике сыер, күп итеп мал-туар, кош-корт асрый.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү