Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк объектлар исемлеген бастырды.
Исемлектә 1851 объект бар, шул исәптән 425е — Казанда һәм 218е — Чаллыда.
Исегезгә төшерәбез, кичә «Безнең ишегалды»программасы буенча җәмәгатьчелек фикерен ала башладылар.
Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова республика киңәшмәсендә 2020 елда программа кысаларында эш регламенты имзалануын хәбәр итте. Гомуми исемлектәге 432 ишегалды беренче чиратта төзекләндереләчәк, дип белдерде ул.