Рөстәм Миңнеханов, карантинда утыручыларга теләктәшлек белдереп, флешмобка кушылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карантинда утырган кешеләргә теләктәшлек йөзеннән #воВсе32 хештегы белән үтүче акциягә кушылды.

Бүген, Бөтендөнья бәхет көнендә, Татарстанда флешмоб башлап җибәрделәр. #воВсе32 хештегы белән флешмобка кушылучылар социаль челтәрләрдә позитив фотоларын куеп, бер-берләренә елмаю бүләк иттеләр.

Әлеге акциягә кушылучы Рөстәм Миңнеханов елмайган фотосын инстаграм аккаунтына урнаштырып: «Бар да яхшы булачак!»,- дип язып куйган.

#воВсе32 #всемирныйденьсчастья


Фикер өстәү