Рөстәм Миңнеханов өлкәннәргә ярдәм йөзеннән Татарстан эшкуарлары башлаган акциягә кушылды

Татарстан Республикасы Президенты өлкәннәргә ярдәм йөзеннән Татарстан эшкуарлары башлап җибәргән акциягә кушылды.

Рөстәм Миңнеханов республиканың өлкән яшьтәге кешеләре өчен азык-төлек җыелмалары сатып алуга акча күчерде.
Акция үзизоляцияләү шартларында өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Гражданнарның бу категориясе хәзер аеруча нык чикләнгән. Хәзерге вакытта аларның өйдә, иминлектә калулары мөһим. Казан эшмәкәрләре бушлай азык-төлек җыелмалары җыюны оештырган. Республика Президенты әлеге изге эшне башлаучыларга рәхмәт белдерде һәм башка эшмәкәрләрне дә, битараф булмаган кешеләрне дә шундый игелекле акциягә кушылырга чакырды. «Бер-беребезгә карата игътибарлырак булган саен, бу катлаулы чор да шулкадәр җиңелрәк узачак», — диде Президент.

 


Фикер өстәү