Медицина битлекләрен кыйммәт бәядән сатучы кулга алынган

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казанда яшәүче берәүне тоткарлаган.

Ул законсыз төстә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруда һәм теркәлмәгән медицина кирәк-ярагы белән эш итүдә шикләнелә.

Полиция хезмәткәрләре бер төркем кешеләрнең, кыйммәт бәядән күпләп сатып җибәрү өчен, Казанга медицина битлекләрен кертүе турында мәгълүмат алган.

Оператив-эзләү чаралары барышында Казанда яшәүче 35 яшьлек бер ир-ат (төрмәдә утырып кайткан, хәзерге вакытта – эшсез) барлыгы 445 000 сумлык 10 мең медицина битлеген сатып җибәрергә маташканда тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре тарафынан үткәрелгән тиешле чаралар нәтиҗәсендә бу кешедән барлыгы 52 500 данә медицина битлеге, шулай ук миллион ярым акча алынган.

Тоткарланучы әйтүенчә, битлекләрне ул алга таба кыйммәтрәк бәядән сатып җибәрү өчен юнәткән. Сатучылар һәм сатып алучыларны интернет, шулай ук социаль челтәрләр һәм бушлай игълан сервислары аша тапкан. Хәзерге вакытта тоткарланучыга карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

Коронавирус инфекциясенннән саклану максатыннан игълан ителгән карантин вакытында ихтыяҗ зур булган контрафакт һәм сертификацияләнмәгән (теркәлмәгән) товарларны законсыз сату очракларын ачыклау эше дәвам итә.


Фикер өстәү