Бүген җомга намазы вакытында Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин коронавирус аркасында карантин кертелүе хакында әйткәндә берничә тапкыр күз яшьләрен сөртеп алды.
«Сез, мөселманнар, барыгыз да беләсез — Мәккә, Кәгъбәтулла ябылды. Мәккәдә барлык мәчетләр ябылды. Азан вакытында имамнар „намазны өйдә укыгыз“ дип әйтә. Безнең белән киләчәктә нәрсә буласын аңлатуы кыен… — диде имам һәм, күңеле тулып, туктап калды. Ул күз яшьләрен сөрткәннән соң сүзен дәвам итте. — Аллаһ Тәгалә безгә сынаулар җибәрдеме икән…»
Шул ук вакытта Мансур хәзрәт сәламәтлекнең Аллаһ Тәгаләдән амәнәт булуын һәм аны саклау мөселманның бурычы булуын искәртте. Имамнарның үз мәхәллә халкы сәламәтлеге өчен җаваплы булуын әйтте.
«Без мөселманнар, тәкъдиргә ышанабыз. Язмыштан узмыш юк. Аллаһ Тәгалә ничек кушкан, шулай булачак. Әмма Аллаһ сакланганны саклармын дигән. Үз-үзебезне сакламасак, безне кем саклар? Берегезнең дә чирләмәвен телим. Коткыга бирелмәгез», — дип үгетләде ул.