Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР Эчке эшләр министрлыгы белән бергә «Нурджулар»дан* экстремистларны «япты» (ВИДЕО)

Россия ФСБ ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәттәшләре белән берлектә «Нурджулар»* экстремистик оешмасын «япты». Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

ФCБ хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәттәшләре һәм росгвардиячеләр белән берлектә Россиядә тыелган «Нурджулар»* халыкара дини оешмасы лидерларының эшчәнлеген туктатты.

Ачыклаганча, 2015 елдан башлап биш ел дәвамында төбәк төркеме лидерлары җыелышлар уздырган һәм оешмага яңа адептлар керткән.

Узган чәршәмбе, 18 мартта, дүрт адрес буенча тентүләр үткәрелде. Анда экстремистик текстлар белән 17 китап, кулдан язылган материаллар һәм электрон гаджетлар алынган, аларда оешма, аның структурасы, юнәлеше һәм төркем составы турында белешмәләр булган.

Экстремистик оешма лидерын СИЗОга ике айга урнаштырдылар.

* РФ территориясендә эшчәнлеге тыелган оешма.


Фикер өстәү