ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында искәртүләренчә, вакытыннан алда Дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза тапшырган узган елларда мәктәп тәмамлаучыларга һәм быел белем алучыларга 26 мартка кадәр сынауларда катнашу өчен яңа гариза бирергә кирәк.
Шунысын да искәртик: коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү срокларын (вакытыннан алдагы этап 20 марттан 13 апрельгә кадәр планлаштырылган иде) күчерү турында карар кабул ителде.
Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар исә кабат теркәлү өчен гаризаны яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә тапшыра. Алар төп этаптагы резерв көннәрнең датасын (19-29 июнь) сайлый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat