Минтимер Шәймиев Роберт Миңнулинга багышлап шигырь язган

Минтимер Шәймиев Роберт Миңнуллин белән хушлашуга килә алмаса да, аңа багышлап шигырь язган. Әлеге шигырьне Фәрит Мөхәммәтшин укыды.

«Хушлашу сүзе»

Әдәпле, зур йөрәкле,
Тыйнак, тирән фикерле,
Шундый шагыйрь Роберт
Безгә үрнәк түгелме?

Татар, башкорт халкына
Син Ходайдан зур бүләк.
Роберт иҗат чишмәсе —
Эчеп туймас гаделлек!

Минтимер Шәймиев

 


Фикер өстәү