Бүген Татарстанда коронавирусның өч яңа очрагы теркәлде

Бүген Татарстанда коронавирусның өч яңа очрагы теркәлде. Вирусны йоктыручылар чит илләрдән кайтканнар, дип Республика оператив штабында хәбәр иттеләр.

Бер пациент Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәдә кирәкле тикшерүләр уза,  икесе Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

«Аларның хәле канәгатьләнерлек, югары температура юк. Пациентлар бөтен кирәкле медицина ярдәмен ала. Алар белән элемтәгә кергән кешеләр барысы да эшкәртелгән, медицина күзәтүе астында. Алар белән бер рейс белән килгән барлык пассажирлар да шулай ук эшләнгән,» — дип хәбәр иттеләр оператив штабта.

Шулай итеп, коронавирус йоктырган татарстанлыларның гомуми саны 14 кә җитте.

.


Фикер өстәү