Мәҗбүр итмәячәкләр:  коронавируска ничек каршы торасын һәркем үзе хәл итә

«Имеш-мимешкә ышанып ята торган чак түгел!» Башкала үзәгендәге күчмә вакцинация пунктына коронавирустан вакцина ясатырга килгән Казан егете Кирилл Брагин әнә шулай ди. Соңгы арада еш ишетергә туры килгән «вакцина гомерне кыскарта», «бөерне эштән чыгара», «иммунитетны җимерә» ише сүзләрне күздә тотып әйтүе егетнең.

– Узган ел коронавирус белән авырдым. Әмма бу чирне чагыштырмача җиңел уздырдым дип уйлыйм. Бер ай буе ис, тәм сизмичә йөрдем. Башка нәрсә борчымады. Шуннан ковидка каршы вакцина ясатырга кирәк дип уйладым. Әмма анализ тапшыргач, миндә антитәнчекләр барлыгы ачыкланды. Менә бүген, ниһаять, ясатырга килдем, – ди Кирилл.

Бу прививка турында ниләр генә ишетергә туры килми, ясатырга курыкмыйсыңмы, дигән соравымны ишетүгә көлеп үк җибәрде ул. «Мин бу сүзләрне көн дә ишетеп торам. Әнием монда килгәнче соңгы минутка кадәр прививка ясатмавымны үтенде. Өлкәннәргә үз фикереңне аңлатуы кыенрак», – ди егет.

Өлкәннәр димәктән, узган ел коронавирус күбрәк аларны аяктан еккан булса, быел ул яшьләр арасында да еш очрый башлаган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. «Яшьләр авыруны җиңелрәк кичерә. Ләкин бу якыннары, туганнары, дуслары, ата-аналары өчен куркыныч тудыра», – ди министр. Марат Садыйков сүзләренә караганда, белгечләр якын арада  республикада ковидтан авыручылар саны кабат артырга мөмкин, дип фаразлый. Әмма әлегә Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге кебек, яңа чикләүләр кертергә җыенмыйлар.

«Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм илнең тагын кайбер төбәкләрендә чикләү чараларын көчәйттеләр. Татарстан штабында әлегә бу мәсьәлә каралмады. Моннан бер ай элек республикада ковид белән авыручыларның артуын күрдек. Ләкин соңыннан инфекция йоктыручылар саны кимеде. Хәзер тагын бераз арта башлады. Атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң күз күрер», – диде Марат Садыйков. Әмма, чикләүләр көчәйтелсә дә, Россия төбәкләре арасындагы чикләр ябылырга тиеш түгел дип саный министр. «Узган ел коронавирусның таралуын булдырмас өчен төбәкләр арасындагы чикләр ябылды. Быел моңа ук барып җитмәсбез дип уйлыйм. Әмма вирус бик хәйләкәр. Соңгы 50 елда мондый көчле, тиз мутацияли торган инфекциянең булганы юк иде әле. Бүген Татарстанда коронавирусның 38дән артык штаммы бар», – ди министр.

Вирусның мутацияләве чирнең үзен дә, аны дәвалау алымнарын да катлауландырган. Бүген хастаханәдә ятучыларның күбесе чирнең аеруча катлаулы формасыннан дәвалана. Элегрәк коронавирус нигездә үпкәгә зыян китергән булса, соңгы арада ул бавыр, бөер, ашказанына да «бәрә» башлаган. Марат Садыйков сүзләренә караганда, вирус катлаулангач, аны дәвалау өчен кулланылган даруларның дозасын да арттырырга туры килә. «Коронавирус белән авыручылар кисәк кенә артып китсә, хастаханәдәге ятаклар санын да арттырырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта республикада ковидлы авырулар өчен 2,1 мең койка исәпләнә. Вазгыять кискенләшсә, аларның санын 5 меңгә җиткермәкчеләр.

Кирәге чыкмасын, билгеле. Әмма бу ятакларның язмышы күбрәк үзебездән тора. Җәйге ялга алданып, гади генә саклык чаралары турында онытмасак иде. Көн дә медицина битлеге киеп йөрергә ияләшеп беттек анысы. Ике арада дистанция саклау, кешеләр күпләп җыелган урыннарга барудан тыелып тору ягы гына аксый кебек. Министр исә бу урында коронавируска каршы прививка турында да онытмаска чакыра. «Бүген халыкка вакцина ясатыр өчен барлык  шартлар да тудырылган», – ди ул.  Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 428,8 мең кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Бүген республикада «Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» вакциналары гамәлдә. Аларны медицина оешмаларыннан тыш эре сәүдә үзәкләрендә, метро янәшәсендә урнашкан күчмә вакцинация ясау урыннарында кадатырга мөмкин. Күпләр күчмә вакцинация пунктларына шикләнеп карый. Кеше күп йөргән сәүдә үзәге, метро янында ясалган прививкадан пычрак иярмиме, янәсе. Министр монысы өчен дә борчылмаска киңәш итә. Күчмә пунктлардагы вакцина да чиста шартларда, стериль кораллар ярдәмендә ясала. Марат Садыйков мәҗбүри вакцинация турында әйтте: андый хәл булмаячак!

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында өч кеше вирусны читтә һәм 27 кеше аралашу юлы белән йоктырган. Рәсми саннарга күз салсак, пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 21 мең 938 очрагы теркәлгән. Барлыгы 19332 кеше тулысынча дәваланып аякка баскан. Шуларның 600е – медицина хезмәткәре. Бер ел эчендә республикада ковидтан 518 кешенең гомере өзелгән. 2,6 мең кеше ковид белән авырганнан соң инфаркт, инсульт, тромб кебек чирләрдән өзлегеп үлгән.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү