“Казан нуры” мәчете имамы җомга намазын үткәргән өчен җавап бирәчәк

“Казан нуры” мәчете имамына җомга намазын үткәргән өчен җәза чарасы билгеләнәчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ” үз чыганагы сүзләренә сылтама белән.

Агентлык мәгълүматларына караганда, “Казан Нуры” имамы, үзизоляция режимы игълан ителүгә һәм санитария нормаларын үтәү зарурилыгына, шулай ук Татарстан Диния нәзарәте кисәтүләренә карамастан, җомга намазын үткәргән. Намазга дистәләрчә кеше килгән.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, имамга карата тиешле барлык материаллар тупланган. Якын араларда ул, коронавирус таралу янаган чорда кешеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куйган өчен, административ җаваплылыкка тартылачак.

 

https://www.tatar-inform.ru/

 


Фикер өстәү