Рөстәм Миңнеханов Казанда йогышлы авырулар сырхауханәсендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник сырхауханәсендә булды, дип яза ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов сырхауханәне карап чыкты, табиблар белән сөйләшеп торды һәм пациентлар урнашкан шартлар белән танышты. Моңарчы Татарстан Президенты барлык санитар-эпидемиологик процедурларны узды, саклану костюмын һәм махсус битлек киде.

Рөстәм Миңнехановка тагын йогышлы авыруларны тиз билгели торган мобиль лабораторяне дә күрсәттеләр. Аппарат Россия һәм Япония белгечләре командасы тарафыннан эшләнгән. Җитештерү Казанда һәм Токиода эшләтеп җибәрелгән. Бу җайланманы чыгаручы Казан предприятиесе өч сменада эшли.

Ике модульдән торган лабораторияне берничә минут эчендә эшләтеп җибәреп була. LifeRing мультидиагностикага юнәлгән. 10-20 минут эчендә аеруча сизгер тест-система йөз процент (99,98%) диярлек төгәллек белән нәтиҗә бирә. Моның өчен биоматериалны классик алым белән – борын һәм тамактан алу таләп ителә. Бүген системаны Росздравнадзорда теркәү процессы бара.


Фикер өстәү