Һәр татар карарга тиешле 5 ФИЛЬМ

Алда ял көннәре, ә аны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру үзебездән тора. Бу юлы сезнең игътибарга нәфис фильмнар тәкъдим итәбез. Аларда милләт, тел язмышы, безнең яшәешебез, тормыш-көнкүрешебез. Түбәндәге фильмнарны һәр татар карарга тиештер, мөгаен.

1. “Зөләйха”. Идея авторы һәм режиссер Рамил Төхвәтуллин. Фильм классик язучы Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән.
“Зөләйха” – татарның көчләп чукындыру фаҗигасе турында.
https://www.youtube.com/watch?v=e_W9eDRRoTs
2. “Күктау”. Драманың режиссеры Илдар Ягъфәров. Рольләрне Фәрит, Йосыф Бикчәнтәевләр, Әзһәр Шакиров башкара.
Язмыш ике җанны очраштыра. Аның берсе – Америкага китәргә тиешле гарип һәм ятим бала – Булат, икенчесе –…
https://www.youtube.com/watch?v=EEQx-6Ci33I
3. “Мулла”. Фильм драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән. Режиссерлары – Әмир Галиәскәров, Рамил Фазлыев.
Төрмәдән чыккан Әсфәндияр авылга мулла булып кайта. Халык аны ничек кабул итәр?

4. “Бибинур”. Әлеге фильмның режиссеры – Юрий Фетинг. Инсценировкасын Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча Мансур Гыйләҗев язган иде. Татарстанның халык артисты Фирдәвес апа Әхтәмованы кино йолдызы ясаган картина.
Бибинур төшендә бәләкәй чагын күрә. Имеш ап-ак чәчәккә күмелеп утырган бакча буйлап бара икән…

5. “Югалту”. Бу картина да режиссер Илдар Ягъфәровныкы. Рольләрдә – Равил Шәрәфи, композитор Радик Сәлимов, Ирек Хафизов.
Вакыйгалар ата (Равил Шәрәфиев) һәм аның уллары турында. Бер көнне егетләрнең кинәт кенә аталары юкка чыга… Ата юкка чыгамы, татар телеме?
https://www.youtube.com/watch?v=HFEcSAMTFDA
Әлеге исемлекне дәвам итәбезме? Татарлар тормышы турында русче төшерелгән фильмнарны да барлыйкмы? Сездән хатлар көтеп калабыз.

Гөлинә Гыймадова әзерләде


3 фикер

Фикер өстәү