– Майның өчесе иде ул. Бер яшьлек кызыбызны әниемдә калдырдык та ирем белән балык тотарга чыгып киттек. Күл буена җитәрәк мин телефоныма социаль челтәргә куяр өчен видео яздырта башладым. «Нинди матур көн, ниһаять, без табигать кочагына чыктык», – дип, тирә-якны төшерәм. Шунда ярдәм сорап кычкырган тавышлар да язылган. Соңрак язылучыларым миннән ниләр булганын сорады, хәлләрем уңайлангач, бераз тынычлангач, видеолар куйдым. Менә шуларны Маргарита Симоньян күреп алган. Шулай итеп, мин дәрәҗәле премия оттым. 1 миллион сум акча бирделәр, – дип сөйли Галия. – Бу вакыйгалар әле дә күз алдында тора. Ахырдан сораштым, малайлар кабартыла торган матраска утырып, күлгә кергәннәр. Берсе чыккан, икенчесе суга бата башлаган. Ул күл яр буеннан ук бик тирән. Без килгәндә суга батучы малайның дусты ярдәм сорап кычкыра иде. Ә тегесенең инде хәле калмаган, ул бер бата, бер күтәрелә. Монда минут түгел, секундлар хәл иткәнен аңлап алдым. Ирем дә суга сикерергә җыенган иде, әмма ул йөзә белми, аны кертмәдем, үзем ярдәмгә ашыктым. Ничек йөзеп кергәнемне хәтерләмим дә. Ә менә баланың моңсу күзләре әле дә онытылмый. Ул талчыккан, арыган, әйтерсең, батачагына инде күнгән иде. Сүз әйтерлек тә хәле калмаган. Мин аны яр буена өстерәп алып чыга алдым. Аннары ирем булышты. Тизрәк кайда яшәгәннәрен, баланың исемен сорадык. Берсе дә аңлатып бирә алмый. Ахырдан суга баткан баланы өенә озатып куйдык. Ул безгә әти-әнисен өйдә юк диде. Ә күршеләре бу гаиләнең бик үк яхшы тормышта яшәмәгәннәрен әйтте.
Галия үзе дә судан туңып чыга. Шуңа карамастан, иң элек бала яшәгән адреска «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен, хокук сакчыларын чакырта.
– Әлегә кадәр баланың әти-әнисе белән хәбәрләшмәдем. Дөресрәге, алар элемтәгә кермәде. Ирем белән, баланың хәлен белергә дип, өйләренә барган идек, ишекләрен ачучы булмады. Чит кешенең өенә кереп булмый. Төрлесен уйлыйм. Бу хәлләрдән соң аларның гаиләсен опека тикшергәндер, әти-әниләре миңа ачулыдыр да әле, дим. Әнә шуңа да сабыр итәм. Әмма күңелемдә малайны тагын бер кат күрү теләгем бар, – ди Галия. – Баланы бүләк өчен коткармадым. Үземне дә, өйдәге нәни кызымны да уйламадым. Ә бит салкын суга сикерү хәерле дә бетмәскә мөмкин иде. Көзән җыеру да булырга мөмкин, аннары малай бата башласа, мине су астына да өстерәр иде. Бу хәлләр булып, бер атна узгач, башыма әнә шундый уйлар килде. Хәзер бу хакта уйласам да, әллә нишләп китәм. Ирем белән дә сөйләшәбез. «Бата башласаң, коткарырга керер идем», – ди. Ә бит ул йөзә белми! Йөзү дигәннән, минем дә күптән суга кергәнем юк иде.
Галиягә күптән түгел 1 миллион сумлык премияне тапшырганнар. Яшь гаилә ипотека түли. Батырлыгын күреп, премия биргәннәренә бик рәхмәтле Галия.
– Мин малайны коткардым, Аллаһы Тәгалә шуның өчен безне әнә ничек сөендерде. Әлбәттә, бу акчадан Ильяга да өлеш чыгарасым килә. Кем белә, бәлки яңадан күрешеп булыр, – ди Галия. – Яхшылык кире кайта икән ул. Ә бит бик күпләр игелек эшләргә куркып тора. Илья баткан көнне дә күл буенда балык тотучылар, ял итүчеләр күп иде. Тик берсе дә ярдәмгә ашыкмаган. Йөзә белмәгән очракта да, ярдәм чакыртырга, баланы коткарырга була иде. Кешеләрнең битарафлыгына шаккаттым. Бала, ачынып, ярдәм сораган вакытта ничек тыныч кына утырып була икән ул? Кеше үзгәрде. Ярдәм итәсе урынга видео төшерергә мөмкиннәр. Бер-беребезгә игътибарлы булсак иде. Мондый хәлләр минем белән булмас, димәгез!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез