РЖД поездларның ил эчендә йөрү периодын үзгәртә

Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, Россия тимер юллары имин булмаган эпидемиологик вәзгыять аркасында ил эчендә берничә поездның курс вакытын үзгәртәчәк.

«Хәзерге вакытта ихтыяҗ булмаган поездларның бер өлеше вакытлыча йөрмәячәк», — диелә компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Пассажирлар шул ук даталарда яки аларга якын башка поездларда планлаштырылган маршрутлар буенча сәфәрләр ясый яки гамәлдән чыгарылган поездларга сатып алынган билет бәясен тулы күләмдә кире кайтара алачак.

Шулай итеп, 239/240-Екатеринбург — Казан 8, 12, 14, 20, 22, 28 апрель, 14, 18, 20, 22 май поезд рейслары туктатылачак, кире рейслар — 9, 13, 15, 21, 23, 29 апрель, 15, 19, 21, 23 май.

Барлык рейсларның тулы исемлеге Россия тимер юллары сайтында урнаштырылган.


Фикер өстәү