Голикова: Россиянең үзизоляция режимыннан чыгуы җәйгә генә мөмкин

Әгәр гражданнар барлык күрсәтмәләрне һәм куркынычсызлык чараларын үтәсәләр, үзизоляциядән тулысынча чыгу җәйгә якынрак булырга мөмкин. Мондый фикерне вице-премьер Татьяна Голикова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Безгә бу хакта бик нык уйланырга кирәк, чөнки моны никадәр тиз үтүебез безнең һәрберебезгә бәйле. Дисциплиналы була алсак, үзебезгә һәм бүген үткәрелә торган тәкъдимнәргә колак салсак, бу хәлдән чыга алачакбыз һәм җәйгә бер-беребезнең кулларын кысачакбыз «, — дип саный Голикова.

Аның фикеренчә, Россия килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне Җиңү көненә тулысынча җиңә алмаячак.


Фикер өстәү