Татарстан коронавируска каршы иң нәтиҗәле көрәшүче төбәкләр өчлегенә кергән

Татарстан коронавирус таралуга каршы көрәш буенча иң нәтиҗәле чаралар күреп килүче Россиянең ун төбәге арасында икенче урынга чыккан.

Беренче урында – Мәскәү. Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы төзегән рейтинг әнә шул хакта сөйли. “Бүгенгә төбәктә сәүдә комплекслары, шулай ук мәйданы 100 кв метрдан артып киткән кибетләр эшчәнлеген туктаткан. Шул ук вакытта аптека, аптека складлары, азык-төлек кибетләре эшенә карата чикләүләр кагылмый. Төбәктә SMS-пропусклар системасы эшләп килә”, – диелә тикшеренү материалларында.

Моннан тыш, үзизоляция режимы озайтылгач, Президент Рөстәм Миңнехановның күп балалы гаиләләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын, имтиханнарга әйбәтләп әзерләнү мөмкинлеге тудыру өчен, планшетлар белән тәэмин итүе дә игътибарсыз калмаган. Аннан килеп, “Татнефть” компаниясенең “Ашыгыч ярдәм” машиналарын ягулык белән бушлай тәэмин итүе нәтиҗәле чара буларак билгеләп үтелгән.

Төмән өлкәсе рейтингта өченче урынга чыккан.


Фикер өстәү