Татарстанда тагын 23 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланды

Бүген Татарстанда коронавирус белән авыручыларның тагын 23 кешегә артканлыгы билгеле булды.

5 кеше хастаханәгә урнаштырылган. 18 кеше өйдә дәвалана.
Алардан:
18 яшькә кадәр — 2
18дән 30 яшькә кадәр — 4
30дан 50 яшькә кадәр — 10
50дән  60 яшькә кадәр — 3
60тан 70 яшькә кадәр -3
70тән 80 яшькә кадәр — 1

8 очрак читтән кертелгән, 15 кеше — авырулар белән якын элемтәдә булган.

Искәртеп узыйк, кичә Татарстанда коронавирус белән авыруның 11 очрагы теркәлгән иде.


Фикер өстәү