9 май бәйрәме уза торган Җиңү парады күчерелде

Мәскәүдә 9 май көнне Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә уздырылачак парадны күчерделәр. Мондый карарны хакимият коронавирус таралу сәбәпле, илдәге эпидемиологик хәлнең начараюына бәйле рәвештә кабул итте. Бу хакта 16 апрельдә Владимир Путин Куркынычсызлык советы әгъзалары белән очрашу вакытында игълан итте.

«9 майда парад үткәрү өчен аны әзерләү инде хәзер үк башланырга тиеш, әммаилдәге вәзгыять миңа парадка һәм башка массакүләм чараларга әзерлекне башларга хокук бирми», — диде Россия Президенты, аның сүзләрен «360»телеканалы хәбәр итә.

Ул Оборона министрына һәм көч ведомстволары җитәкчеләренә графикны үзгәртергә кушты. Кызыл мәйданда парадка әзерлекне һәм төбәкләрдә хәрби парадларны күчерергә тиешләр. Путин парад һәм «Үлемсез полк» акциясе быел һичшиксез узачак, дип өстәде, әмма датасын атамады.

 


Фикер өстәү