Татарстанда көчле җил аударган агач астында калган биш яшьлек баланың гомере өзелгән

Татарстанда көчле җил вакытында сынган агач 5 яшьлек бала өстенә төшкән. Кыз бала урында ук үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига 15 апрель кичендә Лаеш районы бакчачылык ширкәтләренең берсендә була. Бакчада йөргән 5 яшьлек кыз бала өстенә 22 метрлы каен сынып төшә. Бала һәлак була.

Тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү