Татарстанда көчле җил аркасында бер агач машина өстенә төшкән

Кичә Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, җил бер көн эчендә җиде агачны аударган, шуларның берсе автомобиль өстенә төшкән.

Әлеге хәл Алабугада Землянухин урамында булган, парковкадагы җиңел машина өстенә агач төшкән. Урынга шунда ук идарәче компания хезмәткәрләре килгән.

Җил тагын өч агачны Боровое Матюшинодагы «Ветеран» бакчачылык ширкәтендә аударган. Сынган агачларны бакчачылык ширкәте көче белән җыештырганнар. Моннан тыш, Казанның Идел буе урамында, Чаллының Энергетиклар тыкрыгында һәм Алексеевск районының Лебедино авылында агачлар сынып төшүнең берешәр очрагы булган.

Ауган агачлар инде җыештырылган. Бәла-каза нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү