“Үлемсез әдәби полк” акциясе кысасында 20гә якын фронтовик язучының китапларын цифрлаштырачаклар

Татарстанда иҗат иткән рус телле язучыларның әсәрләре Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтындагы “Үлемсез әдәби полк” бүлегендә (http://rus.sptatar.com/bessm-lit-polk/ ) урнаштырылган. Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

“Үлемсез әдәби полк” акциясе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты бүлегенең әдәби консультанты Галина Зәйнуллина сүзләренчә, әлеге китаплар – 1920-1950 нче елларда дөнья күргән сирәк басмалар. “Әлеге әсәрләр югары сәнгать теле белән язылган. Тик, кызганыч, актив укылыштан төшеп калган, онытылган. Татарстан Язучылар берлегендәге китапханә фондларын игътибар белән өйрәнеп чыкканнан соң, 1920-1950 елларда нәшер ителгән бик күп сирәк басмаларга юлыктык. Февраль-май айларында шушы уникаль китаплардан торган күргәзмә дә эшләде. Аны якынча 200ләп кеше карады”, – дип сөйләде ул.

Хәзер исә шушы әсәрләрне цифрлаштыру белән шөгыльләнәләр. Әйтергә кирәк, әлеге эш Президентның мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

“Үлемсез әдәби полк” акциясе координаторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова сүзләренә караганда, әлеге проект дәвамлы булачак. Киләчәктә татар телендә иҗат иткән фронтовик язучыларның әсәрләрен дә цифрлаштырырга ниятлиләр. “Безнең китапханәдә кызыклы китаплар бик күп. Әйтик, Муса Җәлилнең 1944 нче елда чыккан китабы. Ул елларда аның әсәрләрен дәреслекләрдән алганнар, шулай да, китап басылып чыккан”, – диде ул.


Фикер өстәү