Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычына карамастан, эшләүләрен дәвам итүчеләр өчен социаль челтәрләрдә флешмоб оештырдылар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
«Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз өйдә калганда, сез — заман геройлары безнең өчен эшлисез. Еш кына үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, безнең гомерне саклап каласыз, балаларны укытасыз, йортларда иминлек, җылылык тәэмин итәсез. Буш вакытыгызда флешмобта катнашыгыз һәм #Мынаработедлявас #Безэшлибез хэштегы белән үз фотогызны куегыз. Сезне танып белү һәм рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирегез», диелгән оештыручылар хәбәрендә.