Казанда «Безнең заман геройлары» премиясе лауреатларын бүләкләделәр

Герой булып тумыйлар. «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай диде. «Бәшир Рәмиев исемендәге IT парк» технопаркында узган очрашуда көндәлек тормышта батырлыклар эшләгән кешеләрне бүләкләделәр.

Кыю һәм тәвәккәл, авыр минутларда башкаларга ярдәмгә килүчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
– Яшьләр, өлкәннәр арасында заман геройларын табу, җәмгыятькә күрсәтү һәм аларга тиешле бәя бирү бүген бик мөһим. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, йөрәк кушуы буенча ярдәм итүчеләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Россия һәм Татарстан һәрвакыт үз каһарманнары белән данлыклы булды, аларның югары эшләре белән горурланды. Минемчә, бу иҗтимагый премия лауреатлары елдан-ел күбрәк булыр, чөнки батырлык өчен вакыт һәм урын һәрвакыт бар, – диде ул.
«Бердәм Россия» партиясе һәм «Яшь Гвардия» оештырган «Безнең заман геройлары» премиясе кысасында «Кечкенә геройлар» форумы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. «Һәр буынның – үз геройлары. Безнең яшьләр бик яхшы, ата-бабаларына лаеклы алмаш буын үсә. Без моңа бүген тагын бер кат инандык», – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Премия лауреатларының иң кечкенәсенә – 11, иң өлкәненә – 71 яшь. Алар кеше гомерен коткара, җинаятьчелеккә каршы көрәшә, дәвалану өчен акча җыя, балаларны тәрбиягә ала, волонтерлык эшендә катнаша. Тантанада Тимур хәзрәт Ибраһимов белән православ рухание иерей Виталий Беляевны да бүләкләделәр. Күптән түгел махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм илтеп кайткан. Тимур хәзрәт үзен геройга санамый. «Мин – офицер, 6 ел элек Уфада хәрби имам курсларын тәмамладым. Яшем буенча мине «Алга» һәм «Тимер» отрядларына алмыйлар. Шуңа күрә хәрби хәрәкәтләр зонасына бару, алгы рәттә булу – минем бурычым», – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү