Матур кеше. Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны соңгы юлга озаттылар

Ихлас һәм тыйнак. Виртуоз һәм кабатланмас. Игътибарлы һәм ярдәмчел. Һәр нәрсәдән миллилек эзләүче. Татарстанның халык артисты, баянчы Рамил Курамшинны соңгы юлга озатырга килгән халык аны шундый сүзләр белән искә алды. Аңа 75 яшь иде. Тагын бер мәшһүребез бакыйлыкка күчте.

Рамил Курамшинның үлеме турында хәбәр күпләрне тетрәндергәндер. Аны мескен хәлдә, кызгануга лаек кеше иде дип, үз файдасына борып күрсәтүчеләр, тасвирлаучылар да булмады түгел. Үз шәхесеңне үз кулларың белән үк кимсетү түгелме соң инде бу? Бу күренеш белән күңел килешми һәм килешмәс тә, әлбәттә… Шуңа күрә киткәннәр турында матур, якты сүзләр генә языйк әле. Гайбәт болай да күп заманда яшибез ләбаса. Ә Рамил абый турында матур хатирәләр күп. Үзе шундый булгангандыр инде. Асыл мәгънәсендә матур кеше иде ул чөнки.

Шәхес кадере турында

Барыбызның да кимчелегедер инде ул – шәхес киткәч кенә, аны телгә алуларыбыз ешая, үкенеч катыш кызгану белән әйтәсе җөмләләребегә «иде» сүзен өстәргә туры килә. Рамил Курамшинны озату мәрасименә җыелгач та, аның белән хушлашырга килүчеләрдән иң элек шул хакта сораштык.

Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Рамил Курамшин ахыргы көннәренә кадәр игътибардан өзелмәде, ди. Филармония вәкилләре дә, иҗатташ дус-ишләр дә аның хәлен белешеп торган. Үзе дә берәр ай элек аның белән сөйләшкән булган.

– «Шәхес кадерен үлгәч кенә беләбез» дию Рамил абыйга туры килми. Кадере булмаган баянчы Илһам Шакировка уйный алмый ул! Кадер сәнгатькә карап бәяләнә, – диде Айдар Фәйзрахманов. – Рамил абый безнең өчен, җырчылар өчен маяк булды. Рамил Курамшин уйнаган җырчы халык бәясен алган җырчы санала иде. Кемгәдер сәнгатьнең югары дәрәҗәсенә җитәргә кирәк икән, ул, әлбәттә, Рамил Курамшин белән эшләргә тиеш иде. Аккомпаниатор булудан тыш, шәхес буларак та үрнәк ул. Тәртип, зәвык, үз-үзеңне тоту, дисеңме. Инструменталь әсәрләре исә классик әсәрләр белән беррәттән өйрәтелә. Рамил абыйга Филармониядән дә игътибар булды. Матди, рухи ярдәм күрсәтелде. Хәлен белешеп тордык. Соңгы көненә чаклы радиодан аның әсәрләре яңгырады. Сәнгать кешесе өчен бу да мөһим бит. Рамил абыйга шәхсән мин дә бик рәхмәтле. Ул миңа игътибарлы булды. Аның баян уйнавына карап, мин дә, кызыгып, җырчыларга баянда уйный башладым. Рамил абый матур яшәде. Сәнгатьтә дә, кешеләр белән дә, гаиләдә дә матур иде. Аның белән очрашып сөйләшү дә үзе бер гомергә тиң иде бит.

Филармония хезмәткәрләре Рамил агаларда үләренә берничә көн элек кенә кунакта булган. «Без барган көнне салмак кына сөйләшә, әллә ни ашамады да. Хәтере яхшы иде аның. Янәшәсендә генә радиосы булыр иде. Ансамбль концертларын яратты ул. 70 яшьлек юбилее бик матур узды. Шәм кебек басып торды ул сәхнәдә. Инсульт бәреп екмаса…» – диеште алар.

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та Рамил Курамшинны беркайчан да мескен булмады, дип искә алды.

– Матбугатта аны шундый итеп күрсәтү күренеше бар. Моның белән килешмим. Ул лаеклы тормыш юлын үтте, горур, киңкырлы шәхес булды. Иң элек – музыкант һәм баянчы. Татарның бөек баянчысы! Ул үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә бай мирас калдырды. Рамил Курамшин сәнгатьтә новатор булган кеше дә, – диде ул. – Аңа игътибар булды. Ул риза булып китте.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев исә Рамил Курамшинны милләт өчен борчылучылардан иде дип искә алды.

– Рамил туганыбызны озатырга шулкадәр халыкның җыелуы да аның ни дәрәҗәдә затлы, зыялы шәхес булуын дәлилли. Музыка, тарих, милләт – һәр нәрсәгә җанын биреп борчылып сөйләр иде. Ул милләтпәрвәр булды. Һәр җирдән миллилек эзләде. Баянында, моңнарында, сөйләшүдә, җырларында…Илһам ага: «Начар кешедән яхшы сәнгать әһеле чыкмый» – ди иде. Рамил кеше буларак та, сәнгать әһеле буларак та искиткеч булды, – диде ул. – Олуг шәхесләребезне бәяли белергә кирәк. Рамил туганыбыз турында истәлекләр китабы чыгарга, аның исемендәге мәдәният, сәнгать йортлары да, урамнар да булырга тиеш. Шулай итеп кенә милләтебез шәхесләрен кадерли алабыз. Озатканда матур сүзләр күп сөйлибез. Әмма хәтеребез бик кыска. Тиз онытабыз. Рамил әфәндене онытмасак иде.

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина иҗатташ дусты турында менә нәрсә ди:

– Ул иң ихлас, тәрбияле кеше һәм күп баянчыларны тәрбияләгән бөек музыкант булып калачак. Аның белән нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясамадык. Аның белән сәхнәгә курыкмыйча чыга иде. Рамил бер нотага да ялгышмас булды. Репетиция ясамыйча сәхнәгә чыкмады. Пөхтә, чиста булды. Аннан үрнәк алалар иде. Аны тәрбияләгән туган ягына, ата-анасына зур хөрмәт һәм рәхмәт. Дустыбыз тыныч йокласын. Бөтен эшен башкарып китте. Китаплары калды, җырлары, мәктәбе калды.

«Минем өчен ул…»

Рамил Курамшинның тормыш иптәше Рузалия ханымның бу көнне күзләре яшьле, күңеле тулган иде дип кенә әйтү аз булыр. Алар 40 елга якын бергә булганнар.

– Минем өчен ул дөнья йөзендәге иң әйбәт кеше иде. Кешеләргә һәрвакыт ярдәм итә торган булды. Хәленнән, мөмкинлегеннән килгәнчә булыша торган бәндәләрдән иде, – дип уртаклашты ул, хисләрен тыя алмыйча. – Рамил мактанып, шапырынып йөрмәде. Бик тыйнак булды. Тәртипле иде. Мин рәхәттә яшәдем. Рамил гомере буе гел яхшы сүзләр генә әйтә, сөйли иде.

P.S. Рамил Курамшинны Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы Кучкай-Пожары авылында җирләделәр. Аның васыяте шундый иде. Рамил Курамшинның рухы шат, караңгы гүрләре якты булсын!

Рамил Курамшинның «ВТ»да басылган фикерләре:

«Мин Казанга килгән елларда халкыбыз арасында «Поэзиядә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, җыр-моңда – Илһам» дигән гыйбарә йөри иде. Аннары «Илһам кебек җырчы гасырга бер генә туа» дигәне дә чыкты һәм бүгенгә кадәр яши. Әмма соңгы 20–30 елдагы җыр сәнгатендәге хәлләргә карап: «Юк инде, җәмәгать, бүтән Илһам Шакировлар тумаячак», – дип әйтәсе килә. Чөнки миллилеге «ташка үлчим» генә булган җырлар… һәм такмаклар гына тыңлап үскән яшь буыннан шундый ук такмакчылар гына чыгарга мөмкин».

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://www.tatar-inform.ru/


Фикер өстәү