Иң яхшы финал! Иң яхшы уенчы — Месси, иң шәп команда – Аргентина!

Иң яхшы финал! Дөнья чемпионатында Аргентина белән Франция арасында хәлиткеч очрашуны күпчелек әнә шулай бәяли. Французларның 24 яшьлек йолдызы Килиан Мбаппе берүзе 3 туп кертте. Тик бу гына аз булып чыкты. Көньяк Америка уенчылары Аргентинаның – дөньядагы иң шәп команда, Лионель Мессиның исә иң шәп футболчы булуын раслады. Тарихка да шулай язылачак.

Моннан 4 ел элек Россиядә узган дөнья чемпионатының 6 очрашуын Казан кабул итте. «Казан Арена»га җыелган тамашачы Бразилия, Бельгия, Германия, Испания командаларының уенын карап кинәнде. Ул елны чемпион исемен яулаган французлар исә Казанда ике очрашу уздырды. Шуның берсе – Аргентинага каршы. Финалның 1/8 өлешендә узган әлеге матчны чемпионатагы иң шәп уеннарның берсе дип атадылар. Франция, 4:3 исәбе белән отып, кубокка таба беренче зур адымын ясады. Аргентина исә турнирдан төшеп калды. 2014 елда Бразилиядә узган чемпионатта көмеш медаль откан Лионель Мессига алтын инде эләкмәс дип фаразлаучылар да булды. Шулай итеп, Катардагы чемпионат аның өчен соңгы мөмкинлеккә әверелде.

Якшәмбе кичендә Аргентина белән Франция арасындагы очрашуны күргән спорт сөючеләр футбол тарихында зур сәхифә язылуга шаһит булды. Командалар җанатарларга маҗаралы футбол бүләк итте. Уен кырына чыккан исемнәрне чагыштырсак, французлар өстенрәк саналды. Ләкин алар аңга килгән арада Аргентина беренче таймда ике туп кертеп куйды. Җитәме шул? Юк икән! Икенче таймда 24 яшьлек Мбаппега исәпне тигезләр өчен нибары 90 секунд кирәк булды. Ике тайм гына җитмәде. Өстәмә вакытта Месси тагын бер туп кертте, әмма каршы якта Мбаппе бар! Финал очрашуларында 1966 елдан бирле өч туп кертүче булмаган. Нәтиҗәдә җиңүчене пенальти ярдәмендә ачыкларга туры килде. Монысында Көньяк Америка яхшырак булып чыкты. Месси – иң яхшы уенчы, Аргентина – иң шәп команда! Дөнья чемпионатын Согуд Гарәбстанына оттырудан башлаган команда бу!

Аргентина соңгы тапкыр 1986 елда дөнья чемпионы булган иде. Ул вакытта иң шәп уенчылары – Диего Марадона. Тагын бер елдан Лионель Месси дөньяга килә. Аны һәрвакыт Марадона белән чагыштыралар. 2022 елның 18 декабрендә ул аның белән бер дәрәҗәдә булганын раслады. Аңа кадәр исә гәүдә үсешенә бәйле катлаулы авырудан дәваланырга, салфеткага язып, беренче килешү төзергә, күп сынаулар аша узарга, җиңәргә генә түгел, җиңелергә дә өйрәнергә кирәк иде әле. Инде хәзер ни булыр? Юк, китәргә җыенмый әле. Аның әле уйныйсы, җанатарларын сөендерәсе килә.

 

Фото: https://www.beinsports.com/


Фикер өстәү